Әлфәт Закирҗанов: Кызганыч, әдәбиятның бүгенгесе һәм киләчәгендә борчулар күп
- Без өмет-ышаныч белән яшәп, кайвакыт мактанып та җибәрәбез. Кызганыч, гомумән алганда, әдәбиятның бүгенгесе һәм киләчәгендә борчулар күп.
Татар телендә иҗат итү өчен кеше татарча укырга-язарга тиеш. Рус мәктәбендә укып, татарча иҗат итү – шактый кыен. Нәкъ татарча уку барышында тел байлыгы, аның аһәңе сеңә.
Татар мәктәпләре кимү – менә бу балаларның санын да киметү. Татарча язып караганнар да, русча язу җиңелрәк дип, рус теленә күчәргә мөмкин. Русча уйлап, татарча язылганы инде тәрҗемә әсәре була, борынгыдан, Еники, Мәһдиевләрдән килгән моң һәм рухи байлыгыбыз кими.
Шуңа бәйгеләргә килгән хезмәтләр булу сөендерә, татарның рухи байлыгы бүгенге буынга да күчә. Ә сыйфат мәсьәләсе төрлечә бәяләнергә мөмкин. Кайбер әсәрләрнең русча язылып, татарчага тәрҗемә ителгәне, тел кытыршылыгы сизелә, – ди ул.
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе турында «Интертат» сайты өчен Ралинә Хәбирова язды.
- «Әдәбиятның бүгенгесе һәм киләчәгенә борчулар күп»: «Иделем акчарлагы» тудырган сораулар