Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алабугада кунакханәләр, терма һәм СПА-комплекс төзү өчен инвестор эзлиләр

0

Алабуга районында күп объектлар төзү планлаштырыла. Шәһәрдә һәм районда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен берничә перспективалы локация бар. Аларның берсе Кама елгасының яр буе зонасын төзекләндерү белән бәйле. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сөйләвенчә, хәзерге вакытта шәһәр пляжының контурын формалаштыру тәмамланган инде: ике йөз метр озынлыктагы пляж зонасында ком юылган, пирс төзелгән, уен зоналары, рестораннар һәм кафелар өчен территория төзекләндерелгән. Кунакханә комплексы төзелеше өчен территорияне карарга әзер булган потенциаль инвестор белән сөйләшүләр алып барыла.

Тагын бер кызыклы проект Костенеево авыл җирлегендәге муниципаль милектә булган җир кишәрлеге белән бәйле. Ул М-7 федераль трассасыннан ерак түгел урнашкан — алай гына да түгел, анда М-12 трассасы узачак. Участокның мәйданы сигез мең квадрат метрдан артык. Үзенең урнашуы аркасында бу урын, Рөстәм Нуриев фикеренчә, шәһәр читендәге кунакханә төзелеше өчен бик яхшы туры килә.

Ә Алабугадан биш чакрым ераклыктагы Криуша елгасы ярында рекреацион зона булдыру планлаштырыла. Аның сүзләренчә, мәйданы өч гектар булган сайлап алынган территория «Түбән Кама» милли паркына тоташа һәм гаҗәеп матурлыгы белән аерылып тора. Ул глэмпинг өчен бик яхшы туры киләчәк.

Шәһәр тәкъдим иткән тагын бер проект — Нефтьчеләр проспектында урнашкан һәм зур трафикка ия «Шишкин» кунакханә-рестораны белән янәшә участокта СПА-комплекс төзү.

Сүз уңаеннан, хакимият объектларның берсен төзеп бетерү өчен дә инвестор табарга ниятли. Сүз Алабуга термалары бинасы турында бара, аның мәйданы өч мең квадрат метр тәшкил итә. Бәясе 165 миллион сум булган әлеге объект мунча комплексы һәм мини-аквапаркы булган популяр сәламәтләндерү үзәге булачак дип планлаштырылган иде. Әмма төзелеш туктатылган булып чыкты, ә объектны сатарга карар кылынды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Михаил Кукушкин

Михаил Кукушкин удачно стартовал на турнире во Франции






Трамп выделил 500 миллиардов долларов OpenAI для создания суперкомпьютера

Эксперты рассказали о вариантах жилья в регионах по цене однушки в Москве

Праздник молодых и любознательных: Москва приглашает отметить Татьянин день

Дошло до Москвы: с медсестрой, избившей ребенка в Кузбассе, будут разбираться