Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Казан инновация университеты студенты Татарстанда 2024 ел студенты булды

0

Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасының ел студенты - 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-прига Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чаллыдагы филиалы студенты Светлана Вяткина лаек булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

«Студентлар белән мондый форматтагы очрашу – бик күркәм традиция. Татарстан – чын мәгънәсендә студентлар республикасы. Безнең югары уку йортларында 150 меңнән артык егет һәм кыз, шул исәптән чит ил студентлары белем ала. Сез – бәхетле кешеләр, чөнки күпсанлы масштаблы предприятиеләре булган Татарстанда укыйсыз, анда сезнең күнекмәләрнең һичшиксез кирәге чыгачак», - дип мөрәҗәгать итте республика парламенты башлыгы тантанага җыелган студентларга.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мөхәммәтшин шулай ук студентларга яхшы укуларын, яңа дуслар табуларын, уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.

Быел конкурста 198 студент катнашты, алар 20 номинациядә ярышты. 11 көн эчендә катнашучылар, күнекмәләрен һәм казанышларын күрсәтеп, 51 сынау узды. Көндезге этапның биремнәре арасында әңгәмә үткәрү, тест уздыру, мастер-класслар оештыру һ.б. бар иде.

«Премия быел егерменче тапкыр үткәрелә. Без анда төрле эшчәнлек төрләре (волонтерлык, фән, спорт, иҗат һ.б.) буенча иң яхшы студентларны хөрмәтлибез. Без студентлар мохитендә уңышлар һәм җиңүләрне һәрвакыт хупларга тиеш. «Ел студенты» студентлар идарәсен һәм активын үстерергә ярдәм итә», - дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Премиянең Гран-приена лаек булган Светлана Вяткина 2023-2024 елларда Россия Президенты стипендиясен һәм «Наукополия» фәнни-белем бирү уеннары проектына «Россия яшьләре. Грантлар» бәйгесе кысаларында ярдәм алды, шулай ук Россиянең иң яхшы 100 студенты арасына керде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева вошла в топ‑10 чемпионской гонки WTA






Вильфанд заявил, что последние дни января побьют столетние температурные рекорды

Два человека разбились в ДТП на дороге в горах Челябинской области

В Балтийском море поврежден оптоволоконный кабель между Латвией и Швецией. Под подозрение попали три судна

Лобовое ДТП на трассе М-5 "Урал" в Челябинской области унесло две жизни