Баулыда яңа туган игезәкләрне хөрмәтләделәр
Баулы ЗАГС бүлегендә яңа туган игезәк балаларны тәбрикләделәр. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Узып баручы ел ахырында, әти-әниләренө Яңа ел бүләге булып, районда ике пар игезәк дөньяга килгән. ЗАГС бүлегендә узган тантаналы чарага Лира һәм Артур Нәфыйковлар, Екатерина һәм Эмиль Хөсәеновлар чакырылды. Ике гаиләдә дә игезәк малайлар туган.
Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров әти-әниләрне тәбрикләде.
«Игезәкләр туу – бик якты, матур вакыйга, язмыш бүләге. Без сезнең өчен бик шат, балаларыгыз илебезнең чын гражданнары булып үссеннәр һәм сезгә бары тик сөенечләр кенә китерсеннәр иде», – дип мөрәҗәгать итте гаиләләргә район башлыгы.
Хөсәеновлар яңа туган улларына Сәид һәм Сәад дип исем биргәннәр, гаиләдә ике кыз Дана һәм Алекса үсеп килә. Ә Нәфыйков гаиләсе улларын Амаль һәм Эмиль дип атаганнар.