Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Песошин: Ленинград оборонасы - Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале сәхифәләренең берсе

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! 1944 елның 27 гыйнвары – Бөек Ватан сугышы тарихында иң бөек даталарның берсе. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы белән котлыйм.

Ленинградның 900 көнлек оборонасы - Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале сәхифәләренең берсе. Барлык мәхрүм ителүләргә карамастан, Невадагы шәһәр бирешмәде һәм җиңеп чыкты. Халкыбыз, дошман белән генә түгел, салкыннар, ачлык һәм өметсезлек белән дә көрәшеп, гаҗәеп ныклык һәм фидакарьлек күрсәтте.

Бүген без Ватаныбызның киләчәге өчен гомерләрен биргәннәр истәлегенә баш иябез, ветераннарга һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, шушы авыр чорларны кичерүчеләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы безнең өчен һәрвакыт каһарманлык һәм Ватаныбызга мәхәббәт үрнәге булачак.

Һәлак булган геройларның якты истәлеге күңелләрдә, исәннәргә баш иябез. Безнең йөрәкләрдә бернинди сынаулар белән дә сындыра алмаган бөек халык өчен горурлык яшәсен.

Сезгә сәламәтлек, кадерле ветераннарыбыз, бәхет һәм иминлек телим!» диелә мөрәҗәгатьтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«У меня очень много энергии»: Андреева вышла в финал турнира WTA 1000 в Дубае и стала первой ракеткой России






Обрушение крыши торгового центра в Перу привело к гибели шести человек

«Демократическое» электричество ускорило разорение Прибалтики

ДК «Стимул» предоставляет жителям Таганского района возможность для самореализации

Этот странный вид футбола дико популярен за границей: тут можно играть руками