Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Зөя тарихи музеенда Каюм Насыйри мирасы турында күргәзмә ачыла

0

Бүген, 27 гыйнварда, Зөя тарихи музеенда «Мәдәниятләр чатында. Каюм Насыйри мирасы» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

2025 елда Татарстан Республикасында татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучысы, тарихчысы, этнографы Каюм Насыйриның 200 еллыгы зурлап билгеләп үтелә.

Татарстанның уникаль музейларының берсе булган Зөя тарихи музеенда күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесенең 200 еллыгына багышланган «Мәдәниятләр чатында. Каюм Насыйри мирасы» күргәзмәсен ачу тантанасы була.

«Мәдәният чатында» күргәзмәсе Каюм Насыйриның әдип үзе исән чакта һәм хәзерге чорда нәшер ителгән хезмәтләре белән танышу мөмкинлеген тудыра. Әлеге басмалар КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе коллекциясендә саклана.

Экспонатлар арасында басма календарьлар, арифметика һәм геометрия дәреслекләре, ботаника фәненнән әсбаплар, сүзлекләр һәм хәтта Россия тарихы турында татар телендә язылган беренче китап бар. Каюм Насыйриның XX-XXI гасырлардагы хезмәтләренең яңадан нәшер ителгән басмалары һәм җыентыкларына аерым игътибар бирелә. Әлеге хезмәтләрдә әдипнең мирасына карата үзгәрешсез кызыксынуы чагыла.

Күргәзмә шулай ук Каюм Насыйриның мәдәниятләр диалогына керткән өлеше турында сөйли. Ул әдәби телне үстерүгә ярдәм итеп кенә калмаган, Казан татарларының этнографик үзенчәлекләрен яктыртып, татарлар өчен рус теле сүзлекләре, руслар өчен татар теле сүзлекләре бастырган.

Күргәзмә Зөя тарихи музеенда 7 гыйнвардан 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Андрей Рублёв: нейтральное эмоциональное состояние и работа с психологом






«Во время драки мне говорили: “Лицо-то прикрой!” Жизнь фаната “Спартака” после шести лет тюрьмы во Франции

Ефимов: в створе Варшавского шоссе возводятся стены и опоры путепровода

Масленичные забавы ждут гостей на площадках «Зимы в Москве»

Конструкторское бюро холдинга «Швабе» в Лыткарине отмечает день рождения