Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Зилә Мөбәрәкшина 27 гимназия укучыларына журналистика үзенчәлекләре турында сөйләде

0

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе, «Бәллүр каләм» премиясе иясе Зилә Мөбәрәкшина Казанның «Һади Такташ исемендәге Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән очрашты. Очрашуда ул үзенең биографиясе, һөнәр сайлау тарихы, журналистика һөнәренең үзенчәлекләре, шөгыльләре турында сөйләде.

Зилә Мөбәрәкшина 27 гимназияне 2016 елда тәмамлаган һәм 6, 9, 11 сыйныф укучылары белән очрашуда үзенең мисалында ничек итеп тормышта югалып калмаска, үзеңә туры килә торган һөнәрне һәм югары уку йортын сайларга, журналистика һөнәрендәге кызыклы хәлләр, төрле кыенлыклар һәм алардан чыгу юлы, халыкара дәрәҗәдә эшләү тәҗрибәсе һәм башка мәсьәләләр турында чыгыш ясады.

«Яшь буын алдында спикер буларак беренче тапкыр чыгыш ясавым түгел, ләкин дулкынлану хисе булды. Әле КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә дүртенче курста белем алганда бирегә килеп, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттым, педагогик практика үттем. Балалар белән эшләү теләге дә булды, әмма журналистика өлкәсе күңелемә якынрак булып чыкты», - диде Зилә Мөбәрәкшина.

Аның әйтүенчә, мондый очрашулар бик кирәкле һәм гимназия укучыларына да файдалы. «Шәхескә карап, күзаллау формалаша. Укыган вакытта ук төрле өлкәләрдә эшләгән шәхесләр белән күбрәк очрашып калсаң, шулкадәр яхшырак. Укучыларның күзләре янып торды, кызыксынучылар да булды – тәгаенләп сораулар бирделәр. Миндә дә, укучыларда да уңай тәэсирләр калды», - дип саный ул.

«Гимназиядә укуы авыр булдымы?», «яратмаган фәннәрегез бар идеме?», «журналист кеше журфакны тәмамларга тиешме», «ни өчен телевидение юнәлешен сайламадыгыз», «илһам булмаганда ничек язасыз», «интервью билгеләп тә, килми калучылар булдымы» кебек сораулар яңгырады. Халыкара олимпиада, конкурсларда катнашып, сикәлтәле юллар үтеп, тормышта чыныгу алуымны әйттем. Яныма килеп фотога төшүчеләр, номерымны алып калучылар булды», - диде Зилә Мөбәрәкшина.

27 гимназия директоры Люция Хөснетдинова Зилә Мөбәрәкшинаның 2016 елда IV Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Гран-прига лаек булганын да әйтте (олимпиадага әзерләүче – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Нурмиева).

«Гимназия укытучылары, укучылары төрле елларда безнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Алар студент тормышы, һөнәри эшчәнлекләре турында сөйләде. Укучылар кызыксынып тыңлады, кызыклы сораулар бирделәр. Әлеге очрашуның форматы бик ошады. Укучыларның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуы булачак һөнәрләрен сайлау, куелган максатка ирешү мөмкинлеген бирә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә гимназия директоры.

Аның әйтүенчә, безнең республикада укучыларның үсеше, камилләшүе өчен барлык шартлар да тудырылган. «Киләчәктә төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларының безнең белән аралашып, очрашып гимназия белән дә элемтәдә торуларын телибез», - диде Люция Хөснетдинова.

Очрашу тәмам булгач, Зилә Мөбәрәкшина КФУның Татар халык хорында солист булуын, «БРИКС» халыкара форумында француз журналистларына әңгәмә бирүен билгеләп үтте һәм француз телендә «Мәхәббәт тарихы» («Une histoire d»amour») җырын башкарды. Соңыннан укучылар кунак белән күмәкләшеп фотога төште.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв — о первом выходе в финал в сезоне: рад, что вернулся на свой уровень






В Абхазии заработал центр телемедицины

Появились фото и видео лобового ДТП двух фур в Ярославской области

Снежная ночь

«Манчестер Сити» 0:2 «Ливерпуль»: Салах блистает, а «красные» уходят в отрыв на 11 очков