Казан янында төзелә торган чүп яндыру заводын 2027 елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр
Казан янындагы Осиново бистәсендә төзелә торган калдыкларны энергетик утильләштерү заводына агымдагы елның көзендә Кытайдан җиһазлар кайта башлаячак, ә предприятиене 2027 елда гына эшләтеп җибәрә алачаклар. Проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган «РТ-Инвест» компаниясендә («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) шулай дип белдерделәр. Бу хакта KazanFirst басмасы яза.
Шул ук вакытта, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү операторының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, яңа технологик партнер (Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., Ltd компаниясе – Т-и иск.) барлыкка килү сәбәпле, «проект документларына кабат дәүләт һәм иҗтимагый экспертизалар үткәреләчәк».
Шуның белән бергә, экологик экспертиза үткәрү өчен «Кытай партнерларыннан төзәтмәләр кертелгән инжиниринг бәяләмәсе һәм әлеге бәяләмә нигезендә үзгәргән проект документлары» алырга кирәк.
«РТ-Инвест» компаниясендә ачыклык кертүләренчә, төп ставка арту аркасында проектны финанслау параметрларын яңадан карарга туры килгән. Әгәр партнер банклар белән сөйләшүләр уңышлы төгәлләнсә һәм тиешле акча март-апрель айларында килә башласа, 2027 елда төзелеш эшләрен тәмамлап һәм чүп яндыру заводын файдалануга тапшырып булачак.
Инвесторның матбугат хезмәтендә проектның бәясе күпмегә үзгәрүен әйтмәсәләр дә, 28,4 миллиард сум күләмендә расланган бюджетны «арту ягына таба» яңадан карарга туры киләчәген искәрттеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган атнада РФ вице-премьеры Дмитрий Патрушевка чүп яндыру заводын төзүнең барышы хакында сөйләде. Соңыннан алар төзелеш мәйданчыгында булдылар һәм объект белән таныштылар. Объектның әзерлеге әлегә 24 процент тәшкил итә.