Садыйков энесе махсус операциядә һәлак булган Гөлүсә Закированың кайгысын уртаклашты
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, бертуган энесе Илнур Закиров махсус хәрби операция зонасында һәлак булуга бәйле рәвештә, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закированың кайгысын уртаклашты.
«Безнең хезмәттәшебез, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова гаиләсенә зур кайгы килде – аның энесе Илнур махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. «Татмедиа» холдингы коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннары белән бергә кайгыра», - дип искәртте Садыйков.
Илнур Закиров 2022 елның октябрендә мобилизацияләнә һәм пулеметчы булып хезмәт итә. 2024 елның язында яралана, әмма тернәкләнгәннән соң кабат махсус хәрби операция зонасына юл тота.
«Без аның язмышын борчылып һәм горурланып күзәттек, ул батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге иде. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз, безнең өчен Илнур һәрвакыт батырлык үрнәге, чын Ватан сакчысы булып калачак. Ихлас күңелдән якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз», - дип өстәде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.