Диния нәзарәте махсус операция хәрбиләре өчен мобиль мәчеткә акча җыю турында игълан итте
Татарстанда «Каһарман» хәйрия акциясе башланды. Акцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте автомобиль сатып алу һәм аны, тәгәрмәчле мәчет ясап, җиһазлау өчен акча җыюны игълан итте. Күчмә мәчет хәрби-кыр шартларында махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчылары өчен кирәк. Мәчет махсус хәрби операциядә солдатларга намаз укуда һәм дога кылуда ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күчмә мәчет юлсыз маршрутларга җайлаштырылган УАЗ автомобилендә җиһазландырылачак дип ниятләнә. Автомобиль салонында намаз уку һәм рухи әңгәмәләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак: идәннәргә келәм җәеләчәк, михраб куелачак, кечкенә генә китапханә булдырылачак.
«Каһарман» хәйрия акциясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән махсус хәрби операциядәге сугышчыларга чираттагы ярдәм чарасы булып тора. Һичшиксез, акциядә катнашучылар мобиль мәчеттә укылган һәр намаз өчен әҗер-савапка ирешәчәк.
Күчмә мәчет оештыруга теләге булган һәркем, күрсәтелгән куар-код аша үз өлешен кертә ала.
Акчаларны Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды җыя.