Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Путин Лукашенконы Беларусь Президентын сайлауда җиңүе белән тәбрик итте

0

Россия Президенты Владимир Путин белорус коллегасы Александр Лукашенконы чын күңелдән дәүләт башлыгын сайлауда җиңүе белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сайлауда ышанычлы рәвештә җиңүегез сезнең югары сәяси абруегызны, шулай ук халыкның дәүләт курсын һичшиксез хуплавын ачык күрсәтә», - дип искәртте Россия лидеры.

Моннан тыш, Путин фикеренчә, соңгы вакытта ул һәм Лукашенко ике ил арасындагы «дусларча элемтәләрне ныгыту өчен күп эш башкарган».

РФ Президенты коллегасын күппланлы хезмәттәшлекне алга таба үстерү, Союздаш дәүләт институтларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм Евразия киңлегендә ике якка да файдалы интеграция процессларын алга этәрү буенча эшнең дәвам итәчәгенә ышандырды.

Путин шулай ук Лукашенкога белорус халкының иминлеге хакына дәүләт эшчәнлегендә яңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде. «Сез Россия җирендә һәрвакыт көтеп алынган һәм кадерле кунак. Килешенгәнчә, тиздән сезне Мәскәүдә көтеп калам», - дип сүзен төгәлләде Россия Президенты.

Элегрәк Беларусь Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Александр Лукашенконың, якынча мәгълүматлар буенча 86,82 процент тавыш җыеп, дәүләт башлыгын сайлауда җиңүе хакында белдергән иде. Сәясәтче өчен яңа президентлык каденциясе җиденчесе булачак: ул Беларусь Республикасын 1994 елдан бирле җитәкли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Андреева станет первой ракеткой России после выхода в финал WTA






Минское «Динамо» выдало феноменальный выезд, «Трактор» сенсационно проиграл. Итоги дня КХЛ

Кацалапов: из сердца не вытащить золотую медаль «командника» Олимпиады-2022

CUHK лидирует в области инноваций в здравоохранении, одновременно продвигаясь в мировых рейтингах

Губернатор Тульской области подвел итоги уходящей недели