«Татмедиа», энесе Илнур һәлак булу сәбәпле, Гөлүсә Закированың кайгысын уртаклаша
Махсус хәрби операция зонасында Апас районы Кече Болгаер авылыннан Илнур Рәүф улы Закировның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр алдык. «Татмедиа» холдингы коллективы Илнурның апасы – «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» басмалары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын хәбәр итә.
Илнур 2022 елның октябрь аенда мобилизацияләнеп, 1234 полкта пулеметчы булып хезмәт итте. 2024 елның язында яраланды, реабилитация узганнан соң кабат үз полкына кушылды. «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде.
«Илнурның язмышын без Гөлүсә аша күзәтеп бардык, аның батырлыгы, ватанпарвәрлеге белән чиксез горурландык. Илнур Ватанны саклауны үзенең төп бурычы итеп күрде, күпләр өчен үрнәк булды. Илнурның һәлак булуы - барыбыз өчен дә зур югалту. Ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә чын батыр булып сакланыр. Илнур Рәүф улының урыны җәннәттә булсын!» – диелә хәбәрдә.
Күптән түгел генә «Татмедиа» махсус операциядә катнашкан журналистлар һәм аларның туганнары турында фотокүргәзмә оештырды. Илнурның фотосы анда да бар иде.