Миңнеханов Лукашенконы Беларусь Республикасы вазифасына кабат сайлануы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының хәзерге лидеры Александр Лукашенконы ил Президентын сайлауда җиңүе белән котлады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Сезне Беларусь Республикасы Президентын сайлауда яңа җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Хәзерге уңышыгыз бигрәк тә әһәмиятле – сез халыкның хуплавын алдыгыз һәм глобаль тотрыксызлыкның катлаулы шартларында тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы сәясәтче булуда ныклы абруегызны расладыгыз», - дип искәртте Миңнеханов котлау телеграммасында.
«Сезгә югары вазифадагы җаваплы эшчәнлегегездә алдагы уңышлар, туган илегез даны хакына иң амбициоз максатларга ирешү өчен бетмәс энергия һәм көч телим», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
«Уңайлы форсаттан файдаланып, Татарстан һәм Беларусь арасындагы күпкырлы һәм дустанә мөнәсәбәтләрнең алга таба үсүенә ышаныч белдерәм. Тугандаш Россия һәм Беларусь халыклары мәнфәгатьләрендә Татарстан белән Беларусь арасындагы элемтәләрнең ныклы потенциалын практик гамәлгә ашыру эшендә киләчәктә сезнең ярдәмегезгә өметләнәм», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Үзара аңлашуга тирән рәхмәт белдерәм, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет телим», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.
Элегрәк Беларусь Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Александр Лукашенконың, якынча мәгълүматлар буенча 86,82 процент тавыш җыеп, дәүләт башлыгын сайлауда җиңүе хакында белдергән иде. Сәясәтче өчен яңа президентлык каденциясе җиденчесе булачак: ул Беларусь Республикасын 1994 елдан бирле җитәкли.