Татарстан хәрбие I дәрәҗә «Сугышчан батырлык өчен» медаленә лаек булды
Татарстанның Актаныш районы Шәбез авылында туган Руслан Гайсин I дәрәҗә «Сугышчан батырлык өчен» медаленә лаек булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Хәрби 1999 елда туган һәм яшьтән үк хәрби эш белән кызыксынган. 2007-2016 елларда – Чалманарат мәктәбендә, аннары технология техникумында белем алган, аны 2019 елда тәмамлаган. 2020 елда Руслан армиягә киткән.
Руслан махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк – алгы сызыкта. Кыюлык һәм ныклык күрсәткәне өчен ул бүләк белән билгеләп үтелде.
Руслан гына түгел, туган иленә хезмәт итәргә карар кылган энесе Рубин да – башкаларга үрнәк. Бүген ул Свердловск өлкәсенең Елань хәрби округында танк полкында бурычын үти.
Руслан һәм Рубинның әти-әнисе Рәмзис белән Фәридә дә улларының кайтуын борчылып көтә, алар «Наратлы» хуҗалыгында эшли. Русланның хатыны Илсөяр дә борчыла. Алар 2024 елның 14 февралендә – Гашыйклар көнендә туй иткәннәр.
- 23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде