Кытайда полициядә эшләүче этне эштә йоклаган өчен премиядән мәхрүм иткәннәр
Кытайның Шаньдун провинциясендә полицейский этен эш вакытында йоклаган өчен еллык премиядән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта SCMP газетасы яза.
Фузай кушаматлы корги хокук тәртибе органнарында узган ел хезмәт итә башлаган. Эт шартлаткыч матдәләрне табу буенча резервтагы оперативник сыйфатында кабул ителгән.
Куелган бурычларны уңышлы үтәгән өчен ул еллык премия белән бүләкләнгән, аны консервланган кабымлыклар белән биргәннәр. Әмма алга таба җитәкчелек, эт эштә йокымсырау сәбәпле, аны кабымлыклардан мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.