Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Пензада Татар автономиясенең яшь активистлары Җиңү бәйрәменә чаралар уздырырга җыена

0

Пенза татар милли-мәдәни автономиясе офисында «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы яшьләр башкарма комитеты утырышы булды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Автономия рәисе Җиһанша Туктаров яшь активистлар белән 2025 елга планнар турында фикер алышты.

Утырышта әйтелгән тәкъдимнәрнең берсе – Пенза өлкәсе оешу көненә багышланган видеоролик төшерү инициативасы.

Моннан тыш, утырышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планы каралды. Катнашучылар тарихи хәтерне саклау мөһимлеген билгеләп үтте һәм акцияләр уздырырга тәкъдим итте.

Шулай ук грант ярдәме алган проектларга аерым игътибар бирелде. Башкарма комитет әгъзалары аларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты һәм куелган бурычларны уңышлы үтәү өчен адымнарны билгеләде.

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы яшьләр башкарма комитеты мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм инициативаларны үстерү юнәлешендә актив эш алып баруны дәвам итә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Обидчица Елены Рыбакиной повторила достижение Марии Шараповой






В Бурятии инженеры переходят на рабочие специальности

2 БПЛА уничтожены над территорией Рязанской области, вероятная цель - РНПК

Россиянам напомнили, какие законы вступают в силу с 1 марта

«Поеду снова»: волоколамский хирург рассказал о работе в Курской области