Рифкать Миңнеханов «Ел инновациясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Ел инновациясе» конкурсында «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
«Ел инновациясе» конкурсы - яшьләргә фәнни-технологик иҗат өлкәсендәге хыялларын тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек. Приз фонды - 5 млн сум. 2024 елда 514 гариза кергән. Бүген иң яшь җиңүчеләрне - 10-11 сыйныф укучыларын бүләклисем килә», - диде ул.
Бүләкләрне конкурста проектларын билгеләп үткән сигез укучы алды.
2024 елда экспертлар игътибары әзер карарларга — бизнес-потенциалга ия булган прототипларга һәм проектларга юнәлтелде.