Татарстанда шимбә көнне явым-төшем көтелми
Шимбә, 1 февральдә, Татарстанда явым-төшем көтелми.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бу көнне аязучан болытлы һава була.
Иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 5-10 метр фаразлана.
Көндез максималь температура 0..+3 градус. Шулай ук юлларда урыны белән бозлавык була.