Дәүләт Думасы балаларга стандарт булмаган исемнәр бирүне тыярга чакырды
Дәүләт Думасы депутатлары балаларга гадәти булмаган исемнәр бирүгә чикләүләр кертү турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта Думаның Гаиләне яклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, әлеге инициатива рөхсәт ителгән исемнәр исемлеген булдыруны күздә тота.
«Балаларны Пилмән, Өстәл, Тумбочка булу ихтималыннан сакларга кирәк», - дип китерә «Москва 24» Буцкаяның сүзләрен.
Моңарчы Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец ЗАГС хезмәткәрләренә сәер исемнәрне теркәүдән баш тарту хокукын бирергә тәкъдим итте.