Эксперт: Акчаны җыярга гына түгел, ә алар белән дөрес идарә итә белергә кирәк
Россиялеләрнең тупланмалары гомуми керемнәренең 10 проценттан 20 процентка кадәр өлешен тәшкил итәргә тиеш. Мондый фикерне NEWS.ru белән әңгәмәдә финанс эксперты Елена Дроздова әйтте.
«Акча җыю - ул акчаны туплап бару гына түгел, ә сезгә эшләсен өчен алар белән дөрес идарә итү. Моның өчен сезнең һәм гаиләгезнең нәрсә теләгәнен аңлау, шулай ук финанс максатларын билгеләү дә җитә. Алга таба даими рәвештә керемнең кимендә 10-20 процентын җыеп бару гадәтен формалаштырырга кирәк. Аннары тупланмаларны бүләргә кирәк: бер өлешен валютада, икенчесен кертемдә, тупланма счетта яки облигацияләрдә калдырырга кирәк», - дип аңлатты эксперт.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, финанс карарларын кабул иткәндә үз хисләреңне контрольдә тоту аеруча мөһим.
«Зур әйбер сатып алу алдыннан, импульсив сарыф итмәс өчен, 3-5 көнгә пауза алыгыз. Шулай ук акыл белән сарыф итәргә дә онытмагыз: тупланмалар процесс өчен түгел, бәлки финанс иреге өчен кирәк. Иң мөһиме - иң яхшы мизгелне көтү түгел, ә хәзер үк акча җыя башлау», – дип йомгаклады Дроздова.