Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Саба районында Туган тел көненә багышланган фестиваль булды

0

Байлар Сабасында мәктәп укучылары өчен «Мәдәниятләр калейдоскобы» VI республика туган тел фестивале узды. Бу хакта «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Фото: © «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе

Чарада республика мәктәпләренең 100дән артык укучысы һәм укытучылары, шулай ук Казан федераль университетында белем алучы 90нан артык чит ил студенты катнашты.

Саба районы укучылары һәм педагогларыннан тыш, фестивальдә Татарстанны Әлмәт, Арча, Казан, Кукмара, Чаллы һәм Түбән Камадан, шулай ук Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан катнашучылар тәкъдим итте, дип билгеләп үтте КФУ матбугат хезмәте.

«Мәдәниятләр калейдоскобы» фестиваленең мөхтәрәм кунаклары арасында бу юлы Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Нодиржон Косимов, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Лунцюань Цао, Төркмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгының өченче секретаре Марал Рөстәмова һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов булды.

Фото: © «Саба Дулкыннары» телерадиокомпаниясе

Рәисе Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны кайнар сәламләде, аларны тату яшәргә өндәде һәм Саба районына килүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальгә җыелучылар алдында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чыгыш ясады. «Без инде алтынчы тапкыр биредә, Сабада очрашабыз. Фестиваль ел саен уздырыла. Чара нәкъ менә шушы вакытта оештырыла, чөнки 21 февральдә бөтен дөньяда Туган телләр көне билгеләп үтелә», - дип аңлатты ул.

Фестивальне ачу тантанасы башланыр алдыннан теләге булган һәркем орнаментлар, балчыктан сыбызгылар, фетрдан түбәтәйләр ясау һәм Кытай иероглифлары язу буенча мастер-классларда катнаша алды.

Тантанадан соң фестиваль кунаклары һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Казах һәм кытай телләрендә җырлар яңгырады, халык биюләре башкарылды, фарсы телендә Гомәр Хәямнең шигырьләре укылды.

Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгында чара кысаларында җәймәләргә, киемнәргә һәм көнкүреш әйберләренә төшерелә торган казах орнаментлары символикасы, шулай ук аларны заманча дизайнда интерпретацияләү турында мастер-класс уздырылу турында сөйләделәр. Шулай ук фестиваль кунакларына казах милли ашларын тәкъдим иттеләр һәм музыкаль әсәрләр башкардылар. Моннан тыш, чарада шагыйрь һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаевның әсәрләре укылды.

Халыкара туган тел көнен билгеләү турындагы карар 1999 елда ЮНЕСКО генераль конференциясендә кабул ителде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Серб Новак Джокович поздравил россиянина Даниила Медведева с днем рождения






Путин впервые созвонился с новым лидером Сирии Шараа

MWM: прибытие Су-57 в Индию заставило США отменить демонстрацию F-35

Псковский школьник стал призером конкурса «Наука. Территория героев»

ТОП-3 лучших сервисов доставки готовой еды в Москве