Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Саратов Җәмигъ мәчетендә Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсының сайлап алу туры булды

0

11 февральдә Саратов Җәмигъ мәчетендә Эдуард-хаҗи Ганиев исемендәге IV Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсының сайлап алу туры булды. Чараны Коръән хезмәтчеләре шурасы белән берлектә Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Тантаналы чара башында конкурсантларга Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов мөрәҗәгать итте. Ул масштаблы форум Россиянең танылган меценаты һәм җәмәгать эшлеклесе истәлегенә үткәрелә, дип искәртте. Шулай ук мондый конкурслар Изге Коръәнне укуны һәм ятлауны популярлаштыруга юнәлдерелгән, дип өстәде Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсында катнашучыларга мөхтәрәм кунаклар да уңышлар теләде. Алар арасында Россиядә һәм аннан читтә танылган дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, меценатлар, Россия төбәкләре мөфтиләре һәм имамнары бар иде.

Тантаналы өлештән соң сайлап алу этабы башланды. Аңа кадәр үткәрелгән онлайн-турда иллеләп Коръән укучы катнашкан иде. Саратовка исә Россиянең 19 субъектыннан — Мәскәү, Санкт-Петербург, Үзәк Россия һәм Идел буе төбәкләре, Төньяк Кавказ, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыштан 29 мөселман килде. Алар ике номинациядә – «Хифз» (Коръән текстын бөтен килеш яттан уку) һәм «10 җүз» номинацияләрендә ярыша. Һәр категориядә билгеле бер чикләүләр бар, шул исәптән яшь чикләүләре дә.

Конкурсантларның чыгышларын жюри бәяләде. Аның рәисе – Коръән хезмәтчеләре шурасы башлыгы Хаҗиморат-хаҗи Магомедов. Алар баллар куйды, текстны белү дәрәҗәсен, әйтелешнең һәм тәҗвидның дөреслеген бәяләде.

Сайлап алу туры йомгаклары буенча һәр номинациядә билгеләнгән биш иң яхшы Коръән укучы финалда чыгыш ясаячак. Ул 12 февральдә Саратов өлкә филармониясендә узачак. 2019 елда якты дөньядан киткән Эдуард-хаҗи Ганиев исемендәге Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсы шулай ук 2023 елда биредә зур сәхнәдә уздырылган иде инде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Серб Новак Джокович поздравил россиянина Даниила Медведева с днем рождения






Московское «Динамо» объявило об уходе Сопина с поста спортивного директора

Галина Янко: 5 серьёзных причин, почему нельзя давать людям свои вещи

Замглавы Чехова проверил качество питания в дошкольном отделении лицея № 4

Олега Стриженова похоронили на Троекуровском кладбище в Москве