Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россия халкына торак ремонты өчен ярты миллион сум кайтару мөмкинлеген аңлаттылар

0

Яңа йорттагы торак ремонты өчен россиялеләрнең салым чигерүе алу мөмкинлеге бар, аның максималь күләме гаилә өчен 520 мең сум тәшкил итә. Төзелеш белгече, «ГЛАВСНАБ» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Федор Васильев шулай дип белдерде. Бу хакта Life басмасы хәбәр итә.

«Физик затлар кеременә салымның түләнгән өлешен кайтару хокукы яңа йортта фатирны эчке ремонтсыз сатып алган гражданнарга бирелә. Бу шартның сату-алу килешүендә яки өлешләп катнашу килешүендә теркәлгән булуы мөһим», - дип аңлатты белгеч.

Ул шулай ук Россиянең 13 процентлы ставка буенча керемгә салым түләүче салым резидентлары гына акча кайтаруны рәсмиләштерә алуын искәртте.

Белгеч россиялеләрнең эчке ремонт эшләре һәм плитка, обой, буяу, ламинат һәм ишекләр сатып алуга тотылган акчаны кайтару мөмкинлеге булуын әйтте. Бу исемлеккә мебель, көнкүреш техникасы һәм декор керми.

Милек чигерүенең лимиты бер кешегә 2 миллион сум тәшкил итә – шул рәвешле, ремонт өчен 260 мең сум кайтарырга мөмкин. Ә ир белән хатын өчен лимит чынлыкта икеләтә арта – алар 520 мең сумга өметләнә ала.

Салым чигерүен салым инспекциясе яки эш бирүче аша алырга мөмкин. Торак сатып алганнан соң өч ел дәвамында гариза тапшырып була.

«Документлар тапшырганда чек һәм килешүләрнең дөрес рәсмиләштерелүе мөһим, чөнки хата китсә яки раслый торган документлар җитәрлек булмаса салым инспекциясендә салым чигерүе бирүдән баш тартырга мөмкиннәр», - дип сүзен төгәлләде Федор Васильев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова вышла в полуфинал престижного турнира WTA в Дохе






Посол Израиля в России: Удерживаемый ХАМАС россиянин Труфанов жив

Единое пособие 2025: новые правила для семей Московского региона

ПЯТИЧАСОВЫЕ ВИДЕОРОЛИКИ МОГУТ НАБИРАТЬ ОГРОМНУЮ ПОПУЛЯРНОСТЬ! Новости. В.В. Путин, Д.А. Медведев, Илон Маск, Дональд Трамп. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Леонид Толчинский возглавил кафедру в Московском Политехе