Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рәхимә Арсланова: Мәктәпкә телсез балалар килә, чөнки балаларыбыз бакчада телне югалта

0

– Тәрбия балалардан башлана, дисез. Мәктәпкә телсез балалар килә, чөнки балаларыбыз бакчада телне югалта. Эшне, иң беренче чиратта, гаиләдән башларга кирәк. Кайсыгызның баласы, оныгы татарча сөйләшә икән?

Татар балалар бакчасына электрон чират буенча рус телле бала килә. Төркемдә 25 бала арасында өч бала - рус телле. Тәрбияче өч бала аркасында барысы белән дә русча аралаша. Бүгенге көндә Казанда 396 балалар бакчасы бар. Мин 2017 елдан «Ак калфак»ның Казан бүлеген җитәклим, без 40лап татар балалар бакчасында булдык. Безнең алда бөтен балалар телләрен вата-җимерә татарча сөйләшә. Аны һәрвакыт чарлап торырга, телне онытмас өчен, аны үстерергә кирәк.

Безнең барлык чараларыбыз бакчалардан алып телне саклауга нигезләнә. Бакчаларда, мәктәпләрдә күңелле тәнәфесләр бар. Халык уеннарын алсак, аларның барысы да такмакка корылган, тел үстерүгә юнәлтелгән. Шуңа да бакчалардан башларга кирәк.

Казанда 40ка якын татар мәктәбе бар. Әгәр без балаларда телне үстермәсәк, алар китапларыбызны укымаячак. Мин үзем дә татар теле, әдәбияты укытам. Рус телле балаларга әдәбият укытырга тырышабыз. «Мин ындыр артына чыксам, анда мәхшәр», - дигән җөмләне рус баласына җиткерергә тиеш. Без аны сөйләм теленә чыгарырга тиеш. Аннары әкренләп язучылар белән таныштыра алабыз.

1 класстан балаларга Габдулла Тукайны өйрәтәбез, 8 класстан: «Габдулла Тукай кайда туган?» - дип сорыйм. Аны, ни өчендер, Муса Җәлил белән бутап әйтәләр. Без бер буын балаларны югалттык, чөнки балаларның хәтере бетте. Алар мәгълүматны тиз арада табып, үзенә кирәклесен генә белә дә, шундук оныта. Ел азагында балалардан: «Бишенче дәресегез нинди?» - дип сорыйм. «Ой, белмим, хәзер карыйм», - диләр. Алар дәресләр тәртибен дә хәтердә калдырмый.

Аянычлы хәлләр бик күп. Татар балалар бакчасына рус балаларын чиратка бастыру мөмкинлеген бетерергә кирәк. Бу мәсьәләләр барысы да закон нигезендә эшләнергә тиеш, - диде ул.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • «Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Мирра Андреева триумфально побеждает чемпионку Уимблдона на турнире в США






Ольга Романив: что написать в анкете на сайте знакомств, чтобы вас заметили

За что арестован экс-руководитель «Колмара» Артем Лёвин

Матвиенко призвала сократить приём из регионов в вузы Москвы и Петербурга

Политолог Данилин поделился мнением о массированной атаке БПЛА на Россию