Путин Лавровны Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде
РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Изге апостол Андрей Первозванный орденына лаек булды. Хокукый актлар порталында урнаштырылган шул хактагы указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Указда билгеләп үтелгәнчә, Лавровка әлеге бүләк Ватан алдындагы зур казанышлары, Россиянең тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге өчен тапшырыла.
Искәртеп үтәбез, 2025 елның 21 мартында Лавровка 75 яшь тулды.
Изге апостол Андрей Первозванный ордены - Россиянең иң югары дәүләт бүләкләреннән берсе. Ул күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә генә түгел, ә хәрби җитәкчеләр, фәнни хезмәткәрләр, мәдәният, икътисад, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә дә тапшырыла. Гражданнар әлеге орденга Россиянең чәчәк атуы, бөеклеге һәм даны артуга керткән өлеше өчен лаек була.