«Бердәм Россия» Генераль советы әгъзасы Марсель Шәрәпов сугыш ветераннары белән очрашты
«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә «Бөек Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләрен һәм Татарстан башкаласы мэриясе исеменнән бүләкләр тапшырды.
Сөйләшү барышында ветераннар авыр, әмма шул ук вакытта данлы сугыш еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
«Аларның һәрбер сүзе югалтулар ачысы һәм көтеп алынган Җиңү шатлыгы белән сугарылган. Мондый очрашулар тарихи хәтерне саклау гына түгел, ә яшь буынга зур корбаннар бәрабәренә саклап калынган кыйммәтләрне тапшыру өчен дә мөһим. Безнең азатлык хакына үз гомерен корбан иткән кешеләрне хәтерләргә тиешбез. Әмма үткәннәрне истә тоту гына түгел, аны саклауда актив катнашу да мөһим. Без яшьләрне ватанпәрвәрлек, үз илеңнең тарихын һәм аның геройларын хөрмәт итү рухында тәрбияләргә тиеш», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Марсель Шәрәпов.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Моннан тыш, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
