Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының язмышы турында белә ала

0

РФ Оборона министрлыгының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл Армия һәм Хәрби-диңгез флоты архив документларының яшеренлеген бетерү турында»гы 2007 елгы боерыгы нигезендә, акрынлап күп кенә документлар ачыла. Аларның фотокүчермәләре 2015 елдан «Халык хәтере» сайтында урнаштырыла.

Россия Оборона министрлыгының Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү департаменты оештырган әлеге дәүләт мәгълүмат системасы һәркемгә ачык. Ул министрлыкның элегрәк оештырылган «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат банкын һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халык батырлыгы» электрон документлар банкын берләштерә.

Аның ярдәмендә сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын ачыкларга, хәрби бүләкләре турында мәгълүмат табарга, сугышның барышы һәм сугышта катнашучыларга кагылышлы архив документлары белән танышып була. Бүгенге көндә анда 109 миллионнан артык цифрлаштырылган архив документлары битләре тупланган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса