Әлмәттә бер гаилә газ белән агуланган
Кичә иртәнге сәгать 10 да Әлмәт районының бердәм дежур-диспетчерлык службасына хәбәр керә.
Чапаев урамындагы 4 нче йортта бер гаилә исле газ белән агулана. 1981 елгы әни кешене 2004, 2005 һәм 2014 елгы өч баласы белән хастаханәгә алып китәләр. Җентекләп тикшергәннән соң, хәлләре канәгатьләнерлек дип өйгә кайтарып җибәрәләр.
