Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Төркия авиакомпанияләре рейсларын гамәлдән чыгару Россиянең 15 мең туристына кагылачак

0

Төркия авиакомпанияләре рейсларын гамәлдән чыгару Россиянең 15 меңнән артык туристына кагылачак, дип хәбәр иттеләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

«Базарда катнашучылар мәгълүматы буенча, рейсларны гамәлдән чыгаруга бәйле вазгыять 15 меңнән артык кешегә кагылачак (очыш вакыты расписание буенча әле килмәгән рейсларны да кертеп)», - диелә Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәрендә.

Ассоциациядә билгеләп үтүләренчә, 8 майга Turkish Airlines авиакомпаниясе 20 рейсны гамәлдән чыгарган. Самолетлар Внуково аэропортыннан Анталья, Истанбул, Бодрум һәм Даламанга очарга тиеш булган.

Pegasus Airlines авиакомпаниясе шулай ук Внуководан Анталья, Истанбул һәм Бодрумга дүрт рейсны гамәлдән чыгарды. Санкт-Петербургтан Антальяга һәм Истанбулга билгеләнгән җиде рейс та шундый ук язмышка дучар булды.

Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта туроператорлар ике юнәлештә эшли: туристларның бер өлешен Төркия кунакханәләренә урнаштыралар, анда алар үз рейсларын көтә, ә кайберләрен мөмкин булган кадәр башка рейсларга күчереп утырталар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса