Рөстәм Миңнеханов Казах милли университеты ректоры белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әл-Фәрәби исемендәге Казах милли университеты ректоры Жансеит Туймебаев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте
Казан Кремлендә узган очрашуда Казах милли университетының Татарстанның фәнни һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерүнең перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр.
Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте
Шулай ук сөйләшүдә республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та катнашты.
Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте
Әл-Фәрәби исемендәге Казах милли университеты 1934 елда Казах дәүләт университеты буларак оеша. Күренекле урта гасыр галиме һәм фәлсәфәчесе әл-Фәрәби исеме 1991 елда бирелә. Университетта 16 факультет, 78 кафедра, 7 фәнни-тикшеренү институты, социогуманитар профильле 10 институт, 24 фәнни-тикшеренү үзәге, 145 фәнни-тикшеренү лабораториясе бар. Монда хәзер 27,5 меңнән күбрәк студент укый. Казах милли университеты Үзәк Азиядәге югары уку йортлары арасында абруйлы халыкара рейтингларда алдынгы урында.
Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте
