Зәйдә мәктәп укучылары йөзү ярышларында катнашты
Зәйдә мәктәп укучылары Спартакиадасы кысаларында йөзү ярышлары үтте. Анда 2003-2004 елларда туган 84 укучы катнашты. Беренче урынны - 4нче, икенче урынны 7нче, өченче урынны 6нчы һәм татар гимназиясе командалары бүлеште.
