Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Марат Хөснуллин Татарстанның зур техника күргәзмәсен карады

0

Бүген Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанда җитештерелә торган зур габаритлы техника күргәзмәсен карады. Экспозиция «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Казан янәшәсендәге парковкада урнаштырылган.

Быел Казан вертолет заводында җитештерелә торган «Ансат» вертолеты иң якты экспонат булды. Хөснуллин, аны тыштан һәм эчтән дә тикшергән.

Вертолет янәшәсендә «КАМАЗ-мастер» командасының ике узыш машинасы, шулай ук әлеге машиналарда алынган бүләкләр белән зур булмаган стенд урнашкан. Хөснуллинга машиналарның үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм ул команда бүләкләре фонында истәлекле фотография ясаган.

Алга таба күргәзмәдә «КАМАЗ»ның төрле модельләре, «МТЗ-Татарстан» җитештергән берничә «Беларусь» тракторы, шулай ук Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җыелган водород ягулыгы элементлары булган ял итү судносы күрсәтелде.

Үзебезнең зур габаритлы машиналар җитештерүчеләр белән янәшә Кытай автосәнәгатенең берничә яңа техникасы урнашкан. Алар арасында Geely, Cherry, Tank һәм башка компанияләрнең популяр яңа техникалары, шулай ук яңа җитештерүчеләрнең автомобильләре дә булган.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса