Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Равил хәзрәт Зөфәров: Мәрҗаниебезнең мирасы төпсез кое кебек

0

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Шиһабетдин Мәрҗани мирасының бик бай булуын билгеләп үтте.

«Мәрҗаниебезнең мирасы төпсез кое кебек. Бүгенге гыйльми дәрәҗәбез бөтен яктан аның хезмәтләрен ачып бетерергә мөмкинлек тә бирми, ләкин барыбер тырышабыз, хәрәкәт кылабыз», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыруга багышланган матбугат конференциясендә.

«Мәрҗани хакында күпме генә сөйләсәң дә, аз булыр. Мәрҗанигә иң зур һәйкәл – Мәрҗани мәчетебез. Россия Диния нәзарәте Мәрҗани укуларын шунда үткәрүләре бик зур сөенеч. Мондый чаралар мәчетне тагын да ямьләндерә, хәерле эшләрне арттыра. Галимебезнең рухлары шат булсын!» – дигән теләген белдерде.

Равил хәзрәт сүзләренчә, соңгы берничә елда мөфтият Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнүдә актив шөгыльләнгән. «Алты томлык хезмәтләр җыентыгы чыкты. Бүген ул аның иң тулы җыентыгы булып тора. «Хозур» нәшриятында, Россия ислам институтында мөһим дүрт хезмәте рус теленә бастырып чыгарылды. Нәзарәт белгечләре, мөгаллимнәребез Мәрҗани мирасын өйрәнәләр. Болгар ислам академиясендә диссертацияләр яклыйлар, фәнни хезмәтләр язалар. Ел саен мөмкинлек булуга каберен зыярат кылабыз, догалар кылабыз», – дип сөйләде Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы.

Ул, конференция оештырылуы өчен, Россия Диния нәзарәтенә рәхмәтен җиткереп: «Аллаһ разый булсын тырышлык-ниятләрегездән», – дип теләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса