«Квадроциклга утырган бала – фаҗига»: идарә итү таныклыгы булмаса нинди җәза була?
«Махсус мәйданчыкта гына ярый»
Апрель аендагы бер очракны карап үтик. Питрәч районы Кощак авылы янында квадроциклга утырган 15 яшьлек кыз җиңел автомобильгә бәрелә – үзе авыр тән җәрәхәтләре ала, ә пассажиры – 12 яшьлек малай – һәлак була…
Фото: © «Татар-информ»
Күптән түгел Казанның Вознесение трактында автоинспекторлар питбайкка утырган 15 яшьлек кызны туктата. Аның транспорт йөртү хокукы булмый. Автоинспекторлар шалтыраткач килеп җиткән әтисе, кызына паркта питбайкта йөрергә рөхсәт иттем, дип аңлата. Питбайкны штраф тукталышына озаталар, ә яшүсмерне исәпкә алу һәм әти-әнисен җәзага тарту мәсьәләсен хәл итү өчен бу эшне полициягә тапшыралар.
Берничә көннән Вознесение трактында автоинспекторлар дүрт тәгәрмәчле баггины туктата, рульдә 9 яшьлек малай була, ә пассажиры – 39 яшьлек әтисе. Ул көчле хәрәкәтле юлда балага рульгә утырырга рөхсәт биргән. Бу ир-атка карата административ беркетмә төзелгән. Баланы профилактик исәпкә алу турындагы документлар полиция бүлегенә тапшырылган...
Кызганыч, мондый очраклар көннән-көн арта гына. Әти-әни гаебе белән күпмесе фаҗигагә китерер – билгесез.
Бу уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә автоинспекторларга автомототехникадан файдалану кагыйдәләре үтәлешен тикшерүне көчәйтергә кушты.
– Квадроцикл кебек транспорт чаралары балалар кулына ничек килеп эләгә соң, дип аптырыйсы юк. Чынлыкта мондый уенчыкларны аларга әти-әниләре сатып алып бирә. Югыйсә, шундый техника сатыла торган кибетләрдә без белешмә кәгазьләре таратабыз – анда идарәне балигълык яшенә җитмәгән балага тапшырган өчен нинди җаваплылык каралганы турында язылган, – дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник хәленә күзәтчелек итү идарәсе (Гостехнадзор) җитәкчесе урынбасары Рәдис Кадыйров. Әлеге идарә үзйөрешле машиналар, квадроцикллар, кар автомобиле, трактор һәм авыл хуҗалыгында, шулай ук төрле аттракционнарда файдаланыла торган техниканың, метрополитенның техник хәлен контрольдә тота.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Двигатель күләме 50 куб сантиметрдан арткан һәм конструктив максималь тизлеге сәгатенә 50 чакрымга кадәр булган үзйөрешле техника Гостехнадзорда теркәлергә тиеш. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки Гостехнадзор бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде идарә вәкиле.
«Бала каушап калырга мөмкин»
Рәдис Кадыйров сүзләренчә, әти-әниләр еш кына балага куәте зур булмаган, теркәү таләп итмәгән квадроцикл түгел, ә ярышларда кулланыла торган чын транспорт чарасы сатып ала. Ә бала юлда йөргәндә көтелмәгән хәлгә очраса, куркып-каушап, газ һәм тормозны аермый, кайда ничек борыласын аңламыйча да калырга мөмкин. Шуңа күрә балаларга транспорт чарасы белән идарә итәргә рөхсәт ителми дә инде. Әле алар гына түгел, олылар да экипировканы кайгыртмый.
Фото: Татарстан Прокуратурасы
– Квадроциклны теркәү, аның тиешле документлары булу, рульдә барганда башка шлем кию мәҗбүри. Гостехнадзорда теркәлгән һәр техника ел саен тикшерелә. Шуңа күрә йөртүчедә техник карау үтү турында документ, теркәлү турында сертификат, А1 категориясе турындагы билге белән тракторчы-машинист таныклыгы (яки А категорияле йөртү таныклыгы) һәм ОСАГО иминият полисы булырга тиеш, – диде Рәдис Кадыйров. Шулай ук В, С яки D категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукы да А1 категориясендәге үзйөрешле машиналарны йөртергә рөхсәт бирә.
Квадроциклларга А1 категорияле таныклыкны – 16, ә В, С, Е, F категорияләренә 17 яшьтән алып була. D категориясен – 18 яшьтән.
Нинди җәза каралган?
- Квадроцикл белән идарә итү таныклыгы булмаса, административ җаваплылык каралган – 5-15 мең сум штраф;
- бала кулына биргән өчен – 30 мең сум штраф;
- теркәлмәгән квадроциклда һәм башка шундый техникада йөргән өчен – 500-800 сум штраф билгеләнә; бу хәлнең кабатлануы – 5 мең сум штраф яки 1-3 айга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү һәм техниканы штраф тукталышына кую белән яный;
- мотошлем кимичә йөргән өчен – 1 мең сум штраф.
- ел саен тиешле техник карауны үтмичә йөргән өчен – 500-1000 сум штраф.
Дмитрий Шатров, tatar-inform.ru