Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Башкортстанның Шүлгән-Таш мәгарәсе «Ел музее» илкүләм премиясенә номинацияләнгән

0

Башкортстанның Бөрҗән районында «Шүлгән-Таш мәгарәсе» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы музей эше өлкәсендә Лихачев исемендәге илкүләм премиягә номинацияләнгән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте. «Башинформ» шул хакта яза.

«Безнең комплекс «Ел музее» номинациясендә 9 финалист арасыннан сайлап алынды. Җиңүче 21 майда игълан ителәчәк, әмма илнең иң яхшы музейлары исемлегенә керү - зур дәрәҗә», - диде ул.

Музей-тыюлык өч ел элек барлыкка килгән. Бу вакыт эчендә ул берничә дәрәҗәле бүләккә ия булды: «Ел маршруты — 2022» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы музей экскурсиясе» номинациясендә җиңде, шулай ук иң яхшы музей-күргәзмә комплексы буларак, Russian Event Awards — 2023 Гран-при иясе булды. «Шүлгән-Таш» мәгарәсенә 120 меңнән артык кеше килгән.

Искәртик, бүген 18.00 сәгатьтә елның иң масштаблы мәдәни вакыйгаларының берсе — «Музейлар төне-2025» Бөтенроссия музей акциясе старт ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса