Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Россиядә балалар туклануы һәм аның составына яңа стандартлар барлыкка килә

0

Росстандарт балалар туклануын һәм аны җитештерүдә кулланыла торган ингредиентларны җайга салучы стандартларның яңа линейкасын булдыру юнәлешендә эшли. Бу хакта ведомство җитәкчесе Антон Шалаев «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында хәбәр итте. Аның сүзләрен ТАСС җиткерә.

Шалаев ассызыклаганча, стандартларны эшләгәндә продукциянең куркынычсызлыгын һәм югары сыйфатын тәэмин итү төп бурыч булып кала. «Беренче чиратта – бу куркынычсызлык, сыйфат мәсьәләләре, без аларны стандартлар аша тәэмин итәргә тиеш», - дип билгеләде ул.

Ул шулай ук Росстандарт ел саен масштаблы эш алып бара: Россиянең төрле тармакларында 1 700гә якын яңа ГОСТ раслана, дип өстәде.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса