Чувашия мөфтие: Ислам динендә кешеләрне тукландыру саваплы гамәлләрдән санала
Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены – 2025» чарасы узды. Чувашия мөселманнары чарага килүчеләргә бушлай аш таратты.
Чувашия республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендә бу эшләр ел саен киң колач ала. Ул катнашучыларга рәхмәтен белдерде. «Рәхмәтебезне белдерәбез бу изге эштә катнашкан һәркемгә. Ислам динендә кешеләрне тукландыру саваплы гамәлләрдән санала. Бу — безнең вөҗдан эше», — диде ул.
Чара Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә багышланган. Ел саен бу көнне меңләгән кеше Болгарга җыела. Быел аш таратуны Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары оештырды. Һәр теләгән кеше кайнар аш, чәй, ипи һәм тәм-том белән сыйлана алды. Түләү таләп ителмәде.
