Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Кытай делегациясенә Казанда «Кол Шәриф» мәчетен һәм Благовещение соборын күрсәттеләр

0

КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясенә Татарстан башкаласында Казан Кремлендә «Кол Шәриф» мәчетен һәм Благовещение соборын күрсәттеләр. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Телеграм-каналында сөйләде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән кунакларны озатып йөрде.

«<...> Кытай хезмәттәшләремә минем яраткан урыннарымның берсе – Казан Кремлен күрсәттем. Бу Казанның иң борынгы өлеше. Һәм, әлбәттә, шәһәрнең дә, тулаем республиканың да визит карточкасы», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

«Кол-Шәриф» мәчетен һәм Благовещение соборын карадык. Казан – күп халыклар һәм дини конфессияләр вәкилләре бергә тыныч яшәү буенча үрнәк булып тора», - дип ассызыклады Хөснуллин, кунаклар «әлбәттә, күзәтү мәйданчыгында булды, аннан шәһәр бик яхшы күренә», дип өстәде.

Казанга «Идел-Янцзы» форматындагы Төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы чараларында катнашу өчен килгән Чжан Гоцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе элегрәк Бәшир Раммев исемендәге IT-паркта һәм Казан федераль университетында (шул исәптән аның музеенда) булган иде. Соңрак кунаклар хуҗалар белән Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса