Миңнеханов Азнакайда 3D-принтер ярдәмендә төзелгән «Мәллә» мәдәни үзәген ачты
Татарстанның Азнакай районы Мәлбагыш авылында 3D-принтер инновацион технологиясен кулланып төзелгән «Мәллә» уникаль мәдәни үзәген тантаналы рәвештә ачтылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Фото: ©
«Бу – Россиядә 3D-принтер ярдәмендә төзелгән иң биек бина. Биредә иҗат һәм ял өчен киңлекләр, китапханә һәм хәтта коворкинг урнашкан!» – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Татарстан Рәисе объект «халыкны җәлеп итү ноктасы» булачагына ышаныч белдерде һәм авылда яшәүчеләрнең аның барлык мөмкинлекләреннән актив файдалануын теләде.
