Актаныш районы делегациясе Ташкентка Үзәк Азия Сабан туена китте
25 майда Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабантуе узачак. Шәһәрнең Central Park мәйданында була, зур чараны оештыруда Татарстан вәкилләре башлап йөри. Алар арасында Актаныш районы делегациясе дә бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Әлеге фотоны Руслан Усманов Актаныш районы делегациясенең Ташкентка очар алдыннан төшереп алган.
Фотода Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Илфат Бариев, аның урынбасары Дилбәр Әнвәрова, шулай ук «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, «Баламишкин» ансамбле гармунчылары һәм мәдәният хезмәткәрләре.
«Хәерле юллар, имин очышлар, хөрмәтле райондашларыбыз! Сезгә күңелле сәфәрләр телибез!» – диелгән хәбәрдә.
