Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Ульяновскида Бөек Җиңүгә багышланган «Бер адым да артка чигенмәм...» әдәби кичәсе узды

0

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бер адым да артка чигенмәм...» исемле әдәби кичә узды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Кичәдә җирле язучылар, ана теле укытучылары, шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар катнашты. Алар язучыларның сугыш турында язган шигырьләрен яңгыраттылар. «Урама» халык фольклор ансамбле сугыш турындагы җырлар башкарды.

Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев кичәдә катнашучыларны сәламләде.

Сугыш чоры баласы, өлкәнең мактаулы гражданины Рифгать Ахмедуллов үзенең бала чагын, Бөек Җиңү көнен каршылаулары турында истәлекләре белән уртаклашты .Өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова катнашучыларга дипломнар тапшырды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса