Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге премиягә гаризалар кабул итү башланды

0

Башкортстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» яза.

Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сүзләренчә, республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән премия күләме 150 мең сумнан ярты миллионга кадәр арттырылган.

«Һәр яшь иҗатчының әлеге премиягә дәгъва итеп, шәхси үсеш яки үз эшен камилләштерү өчен премия алу мөмкинлеге бар», – дигән Вито Сабиров.

Премияне республика мәдәниятенә саллы өлеш керткән яшь язучыларга, рәссамнарга, артистларга, музыкантларга, архитекторларга һәм режиссерларга ике елга бер мәртәбә бирәләр. Премиягә 16 – 35 яшьлек иҗатчылар дәгъва итә ала. Иҗади яки башка төр коллективларны тәкъдим иткәндә, дәгъва итүчеләр 5 кешедән дә артык булмаска тиеш.

Документлар 2025 елның 1нче июненә кадәр кабул ителә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса