Түбән Кама укучылары дроннар белән идарә итү буенча беренче турнирда көч сынашты
Түбән Кама укучылары дроннар белән идарә итү буенча беренче муниципаль турнирда көч сынашты. Олы Афанас мәктәбе базасында аэронавигация буенча беренче муниципаль «Дронфест» турниры узды. Анда 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге 27 укучы катнашты. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Катнашучылар дроннар белән идарә итү күнекмәләрендә ярышты һәм техник белемнәрен күрсәтте. Тәҗрибәле узышчылар яңа уенчылардан аерым ярышты. Гамәли бирем, билгеләнгән программа белән тәэмин итү һәм идарә пультларын кулланып, DCL – The Game симуляторында узды.
Турнирның максаты – инженерлык белгечлекләрен популярлаштыру һәм технологияләргә мәхәббәт тәрбияләү. Турнирны ел саен уздырырга ниятлиләр. Олы Афанас мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр белем бирү үзәге эшли, дроннарны аэронавигацияләү аның бер юнәлеше булып тора.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
