Фирдүс Гыймалтдинов: «Татар-информ»ны ачсам, бер вакыйгадан да читтә калмаячагымны беләм
«Татар-информ» инде күп еллар Татарстанда гына түгел, ә Россиядәге вакыйгаларны да яктырта торган сыйфатлы массакүләм мәгълүмат чарасы маркасын тота. Бу хакта агентлыкны 35 еллыгы белән котлаганда ГТРК «Татарстан» директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтте.
«Татар-информ» һәрвакыт сыйфатлы массакүләм мәгълүмат чарасы маркасын тотты. Мин һәрвакыт агентлык яңалыклары белән чагыштырып карыйм. Без бер-беребезне тулыландырып торабыз. Әгәр сезнең сайтны ачам икән, республикада, илдә һәм дөньяда булган бер генә яңалыктан да читтә калмаячагымны беләм», – диде ул.
Моннан тыш, Фирдүс Гыймалтдинов агентлык сайтында яңа форматлары барлыкка килүгә дә игътибар юнәлтте. Анда бик күп актуаль аналитика, шулай ук видеоконтент та бар.
Автор: Арсений Кәримов
