Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Казанның Совет районында Шәүкәт Галиев урамы барлыкка киләчәк

0

Казанда Совет районының яңа төзелә торган биш урамына исемнәр бирелгән. Урамнарның берсе балалар шагыйре Шәүкәт Галиев исемен йөртәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Беренче урамга балалар язучысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашкан Госман Бакиров исеме биреләчәк. Икенче урам совет балалар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Софья Радзиевская исемен йөртәчәк.

Өченче урамга татар язучысы, шагыйре, Татарстан Республикасының халык шагыйре, XX гасырның икенче яртысында татар балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе Шәүкәт Галиев исеме биреләчәк.

Дүртенче урамга рәссам, график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның халык рәссамы Гайшә Рахманкулова исеме биреләчәк.

Бишенче урам җырчы, педагог, профессор, ТАССРның халык артисты Зөһрә Байрашева исемен йөртәчәк.

Шулай итеп, яңа урамнарга түбәндәге исемнәр бирелгән: «улица Усмана Бакирова – Госман Бакиров урамы»; «улица Софьи Радзиевской – Софья Радзиевская урамы»; «улица Шауката Галиева ‒ Шәүкәт Галиев урамы»; «улица Гайши Рахманкуловой – Гайшә Рахманкулова урамы»; «улица Зюгры Байрашевой – Зөhрә Бәйрәшева урамы».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса