Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Питрәч районы Көек авылында төзелүче «Фатыйма» мәчетенә ай куелды

0

Питрәч мөхтәсибәте Көек авылында төзелүче «Фатыйма» мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелды. Әлеге вакыйгада мәхәллә халкы, авыл хәзрәтләре, шәрәфле кунаклар, шулай ук төзелеш алып баруда өлеш керткән иганәчеләр катнашты.

500 кешегә исәпләнгән ике катлы мәчет төзелеше 2023нче елда башланып китә. Ул мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе – төзелеш өчен үз җирен биргән Рафис Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә «Фатыйма» дип аталган.

Мәчеттә ир-атлар өчен зур намаз бүлмәсе, хатын-кызлар залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә булачак.

Хәзерге вакытта «Фатыйма» мәчетендә эчке эшләр дәвам итә, су, электр һәм газга тоташтырасы, җылыту җиһазлары аласы, җылы идәннәр куясы һ.б. эшләрне башкарып чыгасы бар. Шулай ук алда әйләнә-тирәне ямьләндерү, машиналар кую урыннары булдыру, инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру бурычлары тора.

Мәчетне әзерләп бетерү өчен финанслар таләп ителә. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Диния нәзарәте сайтында реквизитлар күрсәтелгән.

  • Питрәч мөхтәсибәтендә 25 мәчет эшли, ә Көек авылында – 3 мәчет.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса