Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Эльмира Галимова: «Татар-информ» – халык белән мөнәсәбәтләр урнаштыру күпере

0

ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 6нчы июньдә 35 яшь тулу уңаеннан, котлау сүзләрен җиткерде һәм аның җәмәгатьчелек тормышында тоткан ролен билгеләде.

«Татар-информ» бүгенге көндә халык белән мөнәсәбәтне урнаштыру күпере дип әйтер идем. Ниндидер чара узса да, аны алдан игълан итү, аннары ул чарага анализ ясау «Татар-информ» агентлыгында һәрвакыт вакытында эшләнеп килә. Бу команда, коллективның бердәм булып эшләвен дәлилли», – диде Эльмира Галимова.

Ул «Татар-информ»да чыккан хәбәрләрне, мәкаләләрне даими рәвештә укып баруын әйтте. «Без презентацияләребезне дә, беренче чиратта, «Татар-информ»да үткәрәбез. Фәнни-гамәли конференцияләр үткәргәндә дә, кунакларыбызны алып килеп, фикер уртаклашу, актуаль темаларны барлау, сорауларга җавап табу йөзеннән иң кулай үзәк дип уйлыйм», – дигән фикере белән уртаклашты Эльмира Галимова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса