Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Приморье краена килде

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Приморье краеның Владивосток шәһәренә килде. Аэропортта аны күренекле эшмәкәр-меценат Эльмир Вәлитов каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батаршин хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы узачак. Шулай ук Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрү планлаштырыла.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса