Автоэксперт Баканов җәй көне кышкы резинада йөрүнең куркыныч булуы турында кисәтте
Җәйге сезон башланыр алдыннан кышкы резинаны һичшиксез җәйгегә алмаштырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Петр Баканов хәбәр итте.
«Автомобиль тәгәрмәчләрен алмаштырырга ашыкмаган гражданнар бар, ләкин шипланмаган кышкы резинада асфальт буенча йөрү бернинди яхшылыкка китермәячәк. Сезнең тормоз юлы арта, идарә итү начарая», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, кышкы резина җәйге резина белән чагыштырганда йомшаграк.
«Кышкы резина йомшаграк һәм кызган асфальтта тизрәк шомара, катырак җылына һәм, димәк, идарә итү югала», - дип йомгаклады автоэксперт.
Элегрәк синоптик Александр Ильин Россиядә эссе җәй булачагын әйткән иде.
