Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2025

Россия хаҗилары Мәдинә шәһәрендәге изге урыннарда булды

0

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ-операторы – «Мөслим Тур» компаниясе линиясе буенча «Хаҗ Кәрим» хәйрия программасы кысаларында хаҗ сәфәренә киткән Россия хаҗилары Мәдинә шәһәрендәге изге урыннарда булды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Мөселман динен тотучылар Ислам тарихындагы беренче мәчетләрнең берсе булган Куба мәчетен, ике михраблы Әл-Киблатайн мәчетен карады, шулай ук Ухуд тавы янында булды. Хаҗилар әлеге изге урыннарда Россиянең барлык мөселманнары, Туган илне яклаучы якыннары һәм Аллаһ Тәгалә ихтыяры белән аларга хаҗ сәфәре кылу мөмкинлеге биргән кешеләр - Россия мөселманнарының дини лидеры Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм меценат Сөләйман Кәримов өчен ихлас дога кылды.

Хәзер хаҗилар зур хаҗ кылу өчен Мәккә шәһәрендәге изге урыннарга юл тотты.

Аллаһ Тәгалә аларның догаларын кабул кылсын һәм бу юлда мәрхәмәтеннән өзмәсен, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса